Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Равил һәм Алмаз Фәйзуллиннар Әлкигә килде

15 августта РФ Президенты Идарәсенең Эчке сәясәт буенча Департаменты начальнигы урынбасары Алмаз Фәйзуллин районыбызда булып китте. Ул Әлкигә әтисе шагыйрь Равил Фәйзуллин һәм хатыны, балалары белән кайткан иде. Газета укучыларыбызның күбесе беләдер дә, Алмаз Фәйзуллин - якташыбыз шагыйрә Бикә Рәхимованың улы. Берничә ел элек вафат булган Бикә апа туган авылы...

15 августта РФ Президенты Идарәсенең Эчке сәясәт буенча Департаменты начальнигы урынбасары Алмаз Фәйзуллин районыбызда булып китте.

Ул Әлкигә әтисе шагыйрь Равил Фәйзуллин һәм хатыны, балалары белән кайткан иде. Газета укучыларыбызның күбесе беләдер дә, Алмаз Фәйзуллин - якташыбыз шагыйрә Бикә Рәхимованың улы. Берничә ел элек вафат булган Бикә апа туган авылы Чуаш Кичүе зиратында җирләнгән. Әтиле-уллы Фәйзуллиннар аның каберен зыярәт кылдылар, чәчәкләр салдылар. Аннан соң алар Чуаш Кичүендәге Изге чишмәдә булдылар, авылның матур табигате белән хозурландылар. "Бу урманнар, ямьле Чирмешән буйлары миңа яшьлек елларымны искә төшерә",-дип сагышланып та алды Равил Фәйзуллин.

Кунаклар шулай ук Базарлы Матакта Лисенков исемендәге музейда булдылар. Аларны муниципаль район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов озатып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев