Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы призларына конкурс

Район үзәгенең Крайнов урамын төзекләндерү һәм ямьләндерү буенча район башлыгы призларына конкурс игълан ителә. Мәгълүм булганча, Базарлы Матакның үзәк урамы Советлар Союзы Герое якташыбыз Степан Крайнов исемен йөртә. Район советы һәм башкарма комитеты игълан иткән әлеге конкурс бу урамны күркәмрәк, матуррак итүне күздә тота. Авылларда парклар төзү һәм реконструкцияләү буенча...

Район үзәгенең Крайнов урамын төзекләндерү һәм ямьләндерү буенча район башлыгы призларына конкурс игълан ителә.

Мәгълүм булганча, Базарлы Матакның үзәк урамы Советлар Союзы Герое якташыбыз Степан Крайнов исемен йөртә. Район советы һәм башкарма комитеты игълан иткән әлеге конкурс бу урамны күркәмрәк, матуррак итүне күздә тота.

Авылларда парклар төзү һәм реконструкцияләү буенча быел алып барылган күләмле эш киләсе елда да дәвам иттереләчәк. Һәм паркларыбызны яхшырту, ямьләндерү буенча халыктан тәкъдимнәр, инновацион идеяләр, проектлар көтелә.

Хөрмәтле әлкилеләр! Үзегезнең тәкъдимнәрегезне, кызыклы идеяләрегезне язма рәвештә район советының оештыру бүлегенә тапшырсагыз иде. Бу тәкъдимнәр, проектлар шулай ук конкурста катнашачак һәм иң уңышлылары район башлыгы призларына ия булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев