Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район үзәгендә дә активрак язылсыннар иде

Базарлы Матакта 2016 елның беренче яртысы өчен "Әлки хәбәрләре"нә язылуны активлаштырасы бар әле. Күп кенә почта бүлекләре үзләрендә яшәүчеләрне тулысы белән "Әлки хәбәрләре"нә яздырып та куйдылар инде. Ә менә Базарлы Матакта киләсе елга район газетасына язылмаучылар шактый әле. Мәгълүм булганча, "Әлки хәбәрләре" - районда бердәнбер матбугат чарасы. Без анда район...

Базарлы Матакта 2016 елның беренче яртысы өчен "Әлки хәбәрләре"нә язылуны активлаштырасы бар әле.

Күп кенә почта бүлекләре үзләрендә яшәүчеләрне тулысы белән "Әлки хәбәрләре"нә яздырып та куйдылар инде. Ә менә Базарлы Матакта киләсе елга район газетасына язылмаучылар шактый әле. Мәгълүм булганча, "Әлки хәбәрләре" - районда бердәнбер матбугат чарасы. Без анда район тормышына кагылышлы һәр әһәмиятле вакыйганы яктыртырга, әлкилеләрне район яңалыклары белән үзвакытында таныштырып барырга тырышабыз. Һәм, билгеле инде, газетабызның райондагы һәр гаиләгә килеп торуын теләр идек.

Район үзәге почтальоннары арасында без аерым бәйге булдырдык. Үз карамагындагы халыкны район газетасына алдагы елдагыдан күбрәк яздырган, газетага яздыру буенча соңгы айда аеруча актив эшләгән берничә хат ташучыны кыйммәтле призлар белән бүләкләргә булдык. Конкурс нәтиҗәләрен ел ахырында игълан итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев