Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхмәт хатлары тапшырылды

Әлки җирендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм юбилейлары уңаеннан Әнәс Вәлиев һәм Фәнүзә Зиннәтуллина район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Әнәс Вәгыйзь улы Вәлиев һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе секретаре Фәнүзә Фоат кызы...

Әлки җирендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм юбилейлары уңаеннан Әнәс Вәлиев һәм Фәнүзә Зиннәтуллина район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Әнәс Вәгыйзь улы Вәлиев һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе секретаре Фәнүзә Фоат кызы Зиннәтуллина - әлкилеләргә яхшы билгеле, ихтирамга лаек шәхесләр. Фәнүзә Зиннәтуллина озак еллар район эчке эшләр бүлегендә җаваплы вазыйфалар башкарды. Аның тормыш тәҗрибәсе бүгенге эшендә дә әйбәт нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Ә Әнәс Вәлиев төп хезмәтеннән тыш районның спорт тормышында актив катнаша.

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе өчен район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Әхәт кызы Гайфуллинага "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

* * *

Авыл хуҗалыгында күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Восток Зернопродукт" ЯАҖ "Көнчыгыш Әлки" территориаль идарәсе директоры Рәис Галимҗан улы Гайфуллин Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

* * *

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру һәм камилләштерүгә керткән лаеклы өлеше өчен Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Вакыйф улы Минһаҗев "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев