Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Хезмәт министры 30 яшькә кадәр ике бала табучыларны бүләкләргә тәкъдим итә

"Бу хатын-кызларның 30 яшьтән соң бала табуы начар дигән сүз түгел", - дип белдерде Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 30 яшькә кадәр ике бала табарга өлгерүчеләрне бүләкләргә тәкъдим итә. Бу хакта журналистларга Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итә.

"Хәзер беренче балаларын табучыларның олыгая баруы зур проблема булып тора. Безгә туучылар санын арттыру өчен өстәмә чаралар уйлау зарур. Бу икенче баланы ана капиталы өчен генә түгел, ә нәкъ 30 яшькә кадәр табарга этәргеч бирү зарур. Бу юнәлештә берәр нәрсә уйлап, килешергә кирәк", - диде Топилин.

"Бу хатын-кызларның 30 яшьтән соң бала табуы начар дигән сүз түгел. Әмма, әлбәттә, ана кешенең сәламәтлеге һәм 3-4 бала табу мөмкинлекләренә караганда, хатын-кызның ике баласын 30 яшькә кадәр табуы яхшырак", - диде ул.

"Ана капиталын гамәлдән чыгарырга ярамый, аны "мохтаҗлык пособие" сы да итәргә дә кирәкми, аны камилләштерү зарур. Хәзер ана капиталын мохтаҗ гаиләләргә генә бирү турында сүз йөри. Бу дөрес түгел дип саныйм", - диде ул.

http://www.bugulma-tat.ru/tt/the-news-tat/item/6375-rossiya-hezm%D3%99t-ministryi-30-yashk%D3%99-kad%D3%99r-ike-bala-tabuchyilarnyi-b%D2%AFl%D3%99kl%D3%99rg%D3%99-t%D3%99k'dim-it%D3%99.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев