Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә йод белән баетылган тоз гына сатылачак

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый канун проекты әзерли башлаган. Аның нигезендә Россиядәге барлык тозны да йод белән баетырга җыеналар.

Әлеге чараны кулланырга җыенуның төп сәбәбе - халыктагы йод дефициты. Бу илнең һәр төбәгенә дә кагыла. Шуның аркасында төрле авырулар үсеш ала.

Бу уңайдан Эндокринология фән үзәге тарафыннан әзерләнгән мәгълүматлар да китерелә. Бактың исә, кеше тәүлегенә кимендә 150-250 микрограмм йод кулланырга тиеш булса, Россиядә бу сан 80-100 мкг гына тәшкил итә, ди.

"Гадәти һәм йод белән баетылган тоз арасында сайлану - күлдәвек яисә краннан су эчим микән дип уйга бирелүгә тиң, - дип сөйләгән Сеченов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина университетының эндокринология дәвалау кафедрасы мөдире Валентин Фадеев "Известия" газетасына. - Кеше тоз составында йод булу-булмавы хакында уйланып торырга тиеш түгел".

Сүз уңаеннан, дөньяның 110 илендә тозны һәр җирдә йод белән баету турындагы канун эшләп килә икән инде. Элеккеге СССР территориясенә кергән илләр арасында Россия белән Украинада гына йод кушылмаган тоз сатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев