Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роза Родионованың Бибай Чаллысы тарихы турында китаплары дөнья күрде

Ветеран укытучы, туган якны өйрәнүче Роза Родионованың активлыгына, эшкә сәләтлелегенә, гыйлемлелегенә яшьләр көнләшерлек. Байтак еллар инде ул туган авылы тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә. Күп көч һәм тырышлык сорый торган бу хезмәтенең нәтиҗәсе дә бар – күптән түгел Роза Разак кызының Бибай Чаллысы авылы тарихы, аның кешеләре турында берничә китабы басылып чыкты.

Туган як тарихын өйрәнүгә ничек “кереп китүе” хакында Роза ханым болай сөйли:

  • Узган гасырның 90 нчы елларында Әлки районы турында язылган бер китап кулыма килеп эләкте. Бик игътибар белән укысам да, анда туган авылым Бибай Чаллысы хакында мәгълүмат таба алмадым. Бибайныкы дип аталган кешенең дә күрше авылдан булуы тәмам гаҗиз итте үземне. Туган авылымның бай тарихын җентекләп өйрәнү теләге шунда туды, - ди.

Гомер буе Бибай Чаллысында совхозда эшләгән әнисе Зәмзәмия апа сөйләгәннәрне түкми-чәчми күңел дәфтәренә “теркәп” бара Роза ханым. Авылның аксакаллары, “ак әбиләре” белән очрашып, алар белгән-хәтерләгәннәрне җентекләп сораша.  Шулай авылдашлары хакында байтак мәгълүмат туплый.  Бибай Чаллысының үткәнен төгәл тарихи фактларга нигезләнеп өйрәнү өчен, билгеле, архивларда эзләнү зарур була. Лаекла ялдагы укытучы республика Милли архивына сукмак сала. Анда ул 16 ел дәвамында йөри, эзләнә, өйрәнә, туган авылы, Әлки районы белән бәйле бер генә тарихи материалны да игътибарсыз калдырмый. Шулай  ук күп район оешмаларының архивларын актара. Үзе күп еллар дәвамында җыеп барган район газетасы төпләмәләрен кат-кат җентекләп укып чыга.

16 елга сузылган бу эзләнү эшләренә күпме көч, шулай ук никадәр матди чыгымнар сарыф ителгәнен күзаллау авыр түгел.

Роза Родионова бу вакыт эчендә компьютерны җентекләп өйрәнә. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары турында мәгълүматларны “Подвиг народа”, “Они вернулись с победой” электрон сайтларыннан эзли. Тупланган материалларны җентекләп анализлап, китап итеп яза. Китапны ул компьютерда үзе җыя, алай гына да түгел, үзе версткага сала. Бер сүз белән әйткәндә, бу эшне башыннан ахырынача үз көче белән башкарып чыга. Роза  ханымның туган як тарихын өйрәнү кебек четерекле дә, кешеләр өчен бик кирәкле дә бу хезмәткә фанатларча бирелгәнлегенә, аны гаҗаеп тырышлык белән башкаруына сокланмый мөмкин түгел.

Роза Родионованың эзләнүләре “Бибай Чаллым – минем туган ягым”, “Бибаево Челны – малая родина моя”, “Участники войны и труженики тыла, уроженцы д.Бибаево Челны Алькеевского района Республики Татарстан в годы Великой Отечественной войны 1941-1945 годов» китаплары булып басылып чыкты. Әлеге басмаларны үзләрендә булдырасы килгән кешеләр авторга мөрәҗәгать итә ала. Роза Разаковна озак еллар Борискино һәм Базарлы Матак урта мәктәпләрендә балаларга белем бирде. Бүген ул Базарлы Матакта яши. Тынгысыз тарихчы  хәзер район үзәге тарихын өйрәнү белән мәшгуль.        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев