Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районында юл фаҗигасендә берьюлы биш егет һәлак булган

Май бәйрәме көннәрендә Саба районының Ике басу Арташ авылына кара кайгы килде: 3 майда бу авылда берьюлы биш егетне соңгы юлга озаттылар. 2 майда кичке унда Сабадан авылга кайтканда егетләр утырган ВАЗ-2114 машинасы каршыга килгән "Мицубиси" таксиена бәрелә. 17-23 яшьлек биш егетнең дә гомере шундук өзелә. Мондый зур фаҗигане берәр...

Май бәйрәме көннәрендә Саба районының Ике басу Арташ авылына кара кайгы килде: 3 майда бу авылда берьюлы биш егетне соңгы юлга озаттылар.

2 майда кичке унда Сабадан авылга кайтканда егетләр утырган ВАЗ-2114 машинасы каршыга килгән "Мицубиси" таксиена бәрелә. 17-23 яшьлек биш егетнең дә гомере шундук өзелә. Мондый зур фаҗигане берәр авылның күргәне бар иде микән: Арташта 3 майда көне буе мәет җирләделәр. Күрше-тирә авыллардан зират кирәк-яракларын алып тордылар, муллалар, абыстайлар, фельдшерлар чакырттылар. Чибәр, акыллы, сау-сәламәт менә дигән биш егетне, әти-әниләренең булышчыларын, киләчәккә өмет-таянычларын - Ильясны, Илфатны, Илүсне, Нурфатны, Фәнзилне бер-бер артлы җир куенына иңдерделәр. Авылдагы ул көннәрдәге хәсрәтне бер генә сүз белән дә аңлата торган түгел. Әлеге кайгы Арташтагы һәрбер гаиләгә диярлек кагылды.

Үлем белән бер тәүлеккә якын көрәшсә дә, Сабаның таксист егете - 23 яшьлек Илфир да үлеп китте.

matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев