Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 16 кеше СПИД вирусы йөртә

15 майда Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Әлеге дата һәр елны майның өченче якшәмбесендә билгеләнә. Аның максаты - СПИДтан үлүчеләрне искә алу, бу куркыныч авыруны йоктыру юллары, аннан саклану чаралары хакында кешеләргә искәртү. Мәгълүм булганча, СПИД - дәвалап булмый торган чир. Шуңа да аннан саклану бик мөһим....

15 майда Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Әлеге дата һәр елны майның өченче якшәмбесендә билгеләнә. Аның максаты - СПИДтан үлүчеләрне искә алу, бу куркыныч авыруны йоктыру юллары, аннан саклану чаралары хакында кешеләргә искәртү. Мәгълүм булганча, СПИД - дәвалап булмый торган чир. Шуңа да аннан саклану бик мөһим.

Районыбызда бүген 16 кеше СПИД вирусы йөртә. СПИДлы аналардан туган ике бала да теркәлгән. Шөкер, бездә бу чирдән үлүчеләр юк.

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә көн саен 200 ләп кеше СПИД йоктыра. Авыру кешедән-кешегә күбесенчә стериль булмаган медицина инструментларыннан файдалану аркасында һәм җенси мөнәсәбәт юлы белән күчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев