Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үсмерләре Салават белән Регина – җиңүчеләр

Түбән Кама шәһәрендә үткән билбаулы көрәш буенча V Бөтенроссия ачык ярышларда безнең ике үсмеребез - Салават Мәрдиев һәм Регина Нуретдинова беренче урыннар алып кайттылар. Район җыелма командасындагы башка көрәшчеләр дә сынатмады: үз үлчәүләрендә Радмила Зәйнетдинова икенче, Шәүкәт Нуретдинов (бу укучылар барысы да Базарлы Матактан, тренерлары Илдар Әхмәров), Илназ Рәхимов, Ришат...

Түбән Кама шәһәрендә үткән билбаулы көрәш буенча V Бөтенроссия ачык ярышларда безнең ике үсмеребез - Салават Мәрдиев һәм Регина Нуретдинова беренче урыннар алып кайттылар.

Район җыелма командасындагы башка көрәшчеләр дә сынатмады: үз үлчәүләрендә Радмила Зәйнетдинова икенче, Шәүкәт Нуретдинов (бу укучылар барысы да Базарлы Матактан, тренерлары Илдар Әхмәров), Илназ Рәхимов, Ришат Сәгыйров (Түбән Әлки, тренерлары Рәмзис Сәлахов), Ксения Хәйруллина (Иске Тахтала, Рәмис Вафин) өченче урыннарга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев