Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салкын тигәнне сизүгә аяк-кулларны кайнар суда парландырыгыз

Быел грипп һәм кискен респиратор авыруларның пик сезоны ноябрьдә башланачак, дип фаразлана. Бу хакта ТАССка Россия Федерациясе кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген тәэмин итү федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова җиткергән. Вакцинация - иң гадәти профилактика. Грипп эпидемиясе булганда, вакцинация 100 процент дәрәҗәдә булыша. Ата-аналар аннан юкка баш тарта....

Быел грипп һәм кискен респиратор авыруларның пик сезоны ноябрьдә башланачак, дип фаразлана. Бу хакта ТАССка Россия Федерациясе кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген тәэмин итү федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова җиткергән.
Вакцинация - иң гадәти профилактика. Грипп эпидемиясе булганда, вакцинация 100 процент дәрәҗәдә булыша. Ата-аналар аннан юкка баш тарта. Тавык йомыркасына, аксымга аллергия булганда гына килешми ул, ә башка очракларда вакцина кирәк, ди табиб.
Әмма грипптан вакцина кадаткан кеше ОРВИ белән дә авырмаска тиеш дигән фикер ялгыш, дип кисәтә Гүзәл Корбанова. Чөнки вакцинациянең ОРВИга тәэсире юк.
Грипп һәм ОРВИны кисәтүдә кулланыла торган халык чараларына килгәндә, табиб түбәндәге ысулларны тәкъдим итә: биналарны җилләтү, организмны даими чыныктырып тору кирәк. Балаларга салкын тигәнне сизү белән, температура булмаган очракта, аяк-кулларны тоз, горчицалы кайнаррак суда парландыру кебек традицион булмаган терапия бар. Шул рәвешле, кан әйләнеше яхшыра һәм кан тамырлары киңәя, балаларда томауны шулай тиз дәвалап була, ди Гүзәл Корбанова.
Табиб соңгы арада киң кулланылыш алган интерферон препаратлары авыруларны кисәтү максатыннан контрольсез куллануга каршы булуын белдерде. "Интерферон препаратларын контрольсез куллану, киресенчә, иммунитет системасының какшавына китерә. Хәзер әниләр әз генә маңка, ютәл сизә икән, грипферон, виферон кебек даруларны сатып ала. Моннан нинди мәгънә? Иммун системаның үзенә көрәшергә ирек бирергә кирәк", - диде табиб.
Күпләр грипп һәм кискен респиратор авыруларны кисәтү максатыннан көн саен борын куышлыгын тозлы диңгез суыннан ясалган препаратлар белән юарга гадәтләнгән. Табиб фикеренчә, Аквамарис һәм башка шуны ише даруларны балалар бакчасыннан, укудан, эштән кайткач, көнгә бер мәртәбә куллану яхшы. Без бит кулларны юабыз, шуның кебек бу да гигиена процедурасы булып бара. "Мавыгып, көнгә 15 тапкыр кулланасы түгел инде, әлбәттә", - дип кисәтә Гүзәл Корбанова.
Вирус "эләктергән" кешегә нинди препаратлар кулланырга кирәк дигән сорауга табиб-инфекционистның җавабы: "ОРВИ гына булганда вируска каршы препаратлар куллану да җитә - иммунитет аша эш итә торган ингавирин, кагоцел, арбидол киңәш ителә. Җиңел генә формада уза торган авыруларга бернинди вируска каршы препаратлар кирәкми. H1N1 гриппы буенча гадәттә Тамифлю, Реленза кебек вируска каршы препаратларны табиб куша".
Күпләр температура күтәрелүгә үк антибиотиклар куллана башлый. Антибиотикларны контрольсез кулланырга һич ярамый, дип кисәтә Гүзәл Корбанова. 39-40 градуслы, тын бетү белән бәйле инфекцияләр булганда гына антибиотик авыруның яшенә карап табиб тарафыннан билгеләнергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев