Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында янгыннарга каршы “Уңыш-2016” операциясе бара

Августтан октябрьгә кадәр район территориясендә "Уңыш-2016" күзәтү-профилактика операциясе үткәрелә. Аның төп максаты - авыл хуҗалыгы объектларын янгыннан саклау чараларын көчәйтү, ут-күз булдырмау. Район территориясендә бу җәйдә кырда эшләүче комбайнда ут чыгуның бер очрагы булган. Районның янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, бүген авыл хуҗалыгы кооперативларында, фермер хуҗалыкларында янгын хәвефсезлеге...

Августтан октябрьгә кадәр район территориясендә "Уңыш-2016" күзәтү-профилактика операциясе үткәрелә.

Аның төп максаты - авыл хуҗалыгы объектларын янгыннан саклау чараларын көчәйтү, ут-күз булдырмау. Район территориясендә бу җәйдә кырда эшләүче комбайнда ут чыгуның бер очрагы булган. Районның янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, бүген авыл хуҗалыгы кооперативларында, фермер хуҗалыкларында янгын хәвефсезлеге таләпләрен бик төгәл үтәү зарур. Мондый коры һәм эссе көннәрдә кырдагы камылны, салам калдыкларын яндыруның гаять аяныч нәтиҗәләргә китерүе мөмкин. Икмәк уру техникасының да янгын сүндерүнең беренчел чаралары белән җиһазланган булуы мөһим. Янгын күзәтчелеге белгечләре комбайннарның әлеге таләпкә ни дәрәҗәдә җавап бирүен тикшерәләр, җитәкчеләр, механизаторлар белән әңгәмәләр үткәрәләр, янгынга каршы режим кагыйдәләрен һәм алардагы үзгәрешләрне аңлаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев