Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сезнең сорауга җавап бирәбез. "112" номерына нинди очракларда шылтыратырга?

Хөрмәтле редакция! "112" номерына нинди очракларда шылтыратырга? Моның нинди хезмәт булуын аңлатып язсагыз иде. А.Сергеев, Базарлы Матак авылы. Газета укучыбызның әлеге соравына район янгын часте начальнигы урынбасары Дмитрий Романов җавап бирә: -2010 елның 1 маеннан бирле Татарстанда 112 системасы эшләп килә. 112 бердәм номерына шылтыратулар тәүлек әйләнәсе кәрәзле һәм стационар...

Хөрмәтле редакция! "112" номерына нинди очракларда шылтыратырга? Моның нинди хезмәт булуын аңлатып язсагыз иде.
А.Сергеев, Базарлы Матак авылы.
Газета укучыбызның әлеге соравына район янгын часте начальнигы урынбасары Дмитрий Романов җавап бирә:
-2010 елның 1 маеннан бирле Татарстанда 112 системасы эшләп килә. 112 бердәм номерына шылтыратулар тәүлек әйләнәсе кәрәзле һәм стационар телефоннар аша башкарыла. Көн саен операторлар халыктан уртача 5 мең шылтырату кабул итә һәм эшкәртә.
112 номерына тормышыгызга, исәнлегегезгә, мөлкәтегезгә һәм әйләнә-тирәгә реаль куркыныч янаганда гына шылтыратырга кирәк. Оператор үз чиратында кичектергесез ярдәм күрсәтүнең ни дәрәҗәдә зарурлыгын бәяли. Ул ашыгыч медицина ярдәме, янгын сүндерүчеләрне, полиция, газ хезмәткәрләрен һәм террорга каршы хезмәтләрне чакырта, абонентка кирәкле мәгълүмати ярдәм күрсәтә.
112 номерына шылтыраткач, беренче чиратта үзегез белән таныштырыгыз, кыска һәм аңлаешлы итеп кем белән һәм нинди хәл булганын аңлатыгыз. Операторга төгәл адресны, ул урынга ничек итеп тизрәк барып җитү мөмкинлеген аңлатыгыз. Диспетчерның киңәшләрен истә тотыгыз, 112 операторы "әңгәмә тәмам" дигәнче трубканы куймагыз.
Гадәттән тыш хәл булган урында нәрсәдер үзгәрсә, бу хакта да 112 номерына шылтыратып хәбәр итәргә кирәк.
Әгәр әлеге номерга уйнап шылтыратучылар була икән, бу хулиганлык дип бәяләнә һәм моның өчен җәза бирелә. Чөнки бу номерга шылтыратучының шәхесен һәм каян шылтыратуын ачыклауның бернинди авырлыгы юк.
112 системасы, ул номерга нинди очракларда шылтыратырга икәнлеге хакында ата-ана балаларына да аңлатырга тиеш. Балагызның үзенең һәм әти-әнисенең исемен, адресын һәм өй, кәрәзле телефон номерларын әйтә белүе турында алдан кайгыртыгыз.
-Әлеге хезмәттән безнең райондашлар файдаланамы?
-Көненә уртача 2-3 шылтырату алына. Кайбер көннәрдә бөтенләй хәбәрләшүче булмый. Башлыча янгын чыгу хакында яисә юл фаҗигасенә эләгүчеләр шылтырата. Һәр шылтырату башта Казанда кабул ителә. Аннан Әлки районына кагылышлылары безгә җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев