Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сигез елга – каты режимлы колониягә

Быелның 6 апрелендә Базарлы Матак авылында көпә-көндез кеше үтерелүе турындагы хәбәр күпләрне тетрәндерде, хафага салды. Җинаятьче кулыннан гомере өзелгән Х. Ибраһимовны белүчеләр бу ирнең тыныч холыклы, әйләнә-тирәдәгеләргә зыянсыз булуын әйтеп, аның җанын кыю кемгә кирәк булды икән, дип аптырадылар. Гомумән, бар кеше җинаятьченең тизрәк ачыклануын һәм тиешле җәзасын алуын теләде....

Бу җинаятьнең әхлаксызлык, тотнаксызлык, гаилә нигезләре һәм җаваплылыгы кебек кыйммәтләрне санга сукмау һәм, әлбәттә, эчүчелек кебек яман күренешләр нәтиҗәсе булуы бәхәссез.Ахыры авыр җинаять белән төгәлләнгән конфликт Федор Протасов белән Айгөл Аллахвердиева арасында килеп чыга. Чуаш Борнае авылында ирле-хатынлы булып яшәгән бу икәү гаиләне саклау, балаларын тәрбияләп үстерү хакында әллә ни кайгыртмыйлар. Аларның ике бәләкәй балалары приютта тәрбияләнә, Федор читкә эшкә китеп озак-озак югалып тора, хуҗабикә һәм әни кеше Айгөл исә ире өйдә юк чакта Базарлы Матакта бүтән берәү белән яши башлый.
6 апрельдә Ф.Протасов өйдәш хатынын кире үзенә кайтарырга дигән ният белән Базарлы Матакка килә. Ярсыган ир танышларына кереп "төшереп"тә ала, юл уңаенда кибеткә кереп пычак сатып ала. Район үзәгенең Совет урамында В.Софронов белән А.Аллахвердиева яшәгән өйне эзләп табып, тавыш куптара, "көндәш" ирләр арасында ызгыш-сугыш та чыгып ала. Әмма бу юлы аларны тынычландырып, аерып җибәрәләр. Ләкин Ф.Протасов моның белән генә туктарга уйламый, берникадәр вакыттан соң ул кабат Софроновлар йортына килә.
Софроновларга кергән танышлары Х.Ибраһимов "чакырылмаган кунак" Протасовны "кешеләрне борчып йөрмә!" дип борып җибәрмәкче була. Ә исерткеч парларыннан, ачу-ярсудан күзе томаланган Ф.Протасов кулындагы салкын коралны - пычакны эшкә җигә. Ул Ибраһимовның эченә кадый, үзе исә качып китә.
Авыр тән җәрәхәтләре алган Х.Ибраһимов шул кичне район үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегендә җан бирә.
Район суды Федор Протасовны РФ Җинаятьләр кодексының 111 маддәсе 4 нче бүлегендә каралган җинаять кылуда - алдан уйлап кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуда, һәм моның саксызлык аркасында үлемгә китерүендә гаепле дип тапты һәм аңа 8 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын бирде. Җәза срогын Ф.Протасов каты режимлы төзәтү колонниясендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Прокуратура РФ