Соль-Илецк тозлы күлендә 54 яшьлек татарстанлы батып үлгән
Ир-атның танышлары ярдәм сорап кычкырган
(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Кичә Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендә Развал тозлы күлендә 54 яшьлек татарстанлы батып үлгән, дип хәбәр итә «Время56.рф» мәгълүмат порталы.
Якынча мәгълүматлар буенча, яр буенда ир-атны танышлары көткән. Алар ир-атның батуын аңлап алган һәм ярдәм сорап кычкыра башлаганнар.
Һәлакәт урынында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев