Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спасс районында фаҗига

Спас районы Ким совхозы бистәсендәге фаҗига 10 июльдә булган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе тарафынанн җинаять эше кузгатылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, әлеге гаиләдә 9 кеше - 8 баласы белән әни кеше яшәгән. Иң өлкән балага - 17, кечесенә 1 яшь булган.

Бу көнне әни кеше дүрт баласын ияртеп кибеткә киткән. Өйдә 7 яшьлек энесе һәм 2013, 2015 елгы сеңлеләре белән өлкән улы калган. Балалар урамга чыга һәм шул арада кечкенә сеңелләре юкка чыга. Өйгә керсәләр, аны аш бүлмәсендәге 40 литрлы сулы чиләктә ятуын күреп алалар. Чиләктә кәрәзле телефон да була.

Бала үлеме буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

http://www.saby-rt.ru/tt/hbrl/item/11935-tatarstanda-1-yashlek-bala-sulyi-chil%D3%99kk%D3%99-t%D3%A9shep-%D2%AFlg%D3%99n.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев