Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан коммунистлары җитәкчесе Әлки районында булды

Җомга көнне Татарстан Республикасы Президенты постына кандидат Хафиз Миргалимов әлкилеләр белән очраштылар. РФ Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты әгъзасы, КПРФның Татарстан Республикасы комитеты беренче секретаре Хафиз Миргалимов башта Әлки районын карап йөрде, игенчелек һәм терлекчелек тармаклары үсеше белән кызыксынды, авылларда булды. Аннары "Колос" кинотеатрында әлкилеләр белән очрашты. Ул үз чыгышында безнең...

Җомга көнне Татарстан Республикасы Президенты постына кандидат Хафиз Миргалимов әлкилеләр белән очраштылар.

РФ Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты әгъзасы, КПРФның Татарстан Республикасы комитеты беренче секретаре Хафиз Миргалимов башта Әлки районын карап йөрде, игенчелек һәм терлекчелек тармаклары үсеше белән кызыксынды, авылларда булды. Аннары "Колос" кинотеатрында әлкилеләр белән очрашты. Ул үз чыгышында безнең районны бик ошатуын яшермәде. "Сездә сабыр, тырыш, тормышыңнан канәгать кешеләр яши. Районыгыз үсешенә инвесторлар да башкалар хыяллана да алмаган күләмдә средстволар керткәннәр. Кырларыгызда мул уңыш үстергәнсез, авылларыгыз чиста, өйләрегез матур",-диде республиканың баш коммунисты.

Аннары ул сентябрьдә булачак сайлаулар, аларда Президентлыкка кандидат булып катнашучы сөйләде, үзенең бу карарын дилилләде. Ул шулай ук Россия Коммунистлар партиясенең халык мәнфәгатьләрен яклап нинди законнар тәкъдим итүе, нәрсәләрдә ил һәм республика җитәкчелеге яклы булып, ә нинди мәсьләләрдә башка фикердә торуы турында сөйләде. Татарстан Коммунистлары җитәкчесе әлкилеләрдән сораулар да көткән иде, әмма аңа сорау бирүче булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев