Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан кырларына беренче тапкыр пилотсыз трактор чыкты. Фото

Татарстан кырларына беренче тапкыр махсус система белән җиһазланган пилотсыз трактор чыкты.

Ул тракторчыдан башка эшли ала, әмма әлегә кабинада кеше утыра.

Бу хакта махсус системалар эшли торган "Cognitive Technologies" компаниясе президенты Ольга Ускова сөйләде, дип яза «Известия». "Әлеге авыл хуҗалыгы техникасының начар һава шартларда, төнге вакытта да ныклап эшли алуы җитди көндәшлек тудыра дигән сүз. Бүген трактор көнгә уртача алты сәгать эшли, калган вакытта техника тик тора", - дип билгеләп үтә Ольга Ускова. Аның сүзләренчә, хәзер төп бурыч - кыр шартларында яңа системаны камилләштерү. Ел ярымнан комплекс сату өчен әзер булырга тиеш. Техниканы Россия, Һиндстан, Кытай һәм Төркия базарларында сату планлаштырыла.

Барлык программа-аппарат комплексының гомуми бәясе әлегә билгесез, әмма бу сумма трактор бәясенең 15 процентыннан артмаячак, дип хәбәр ителә.

http://www.shahrikazan.com/tt/component/k2/item/15734-tatarstan-kyirlaryina-berenche-tapkyir-pilotsyiz-traktor-chyiktyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев