Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда байлар өчен курорт төзелә

Әлеге проектның сәбәбе - 2018 елны булачак футбол буенча дөнья чемпионаты.

Татарстанның туризм буенча дәүләт комитетына сылтама белән әлеге хәбәр интернет челтәрендә пәйда булды. "Нариман" исемле проект хәзерге вакытта җир эшләре буенча дәүләт теркәү процедурасын уза. Төзелешнең инвесторлары Мәскәүдән икәне билгеле. Европа стилендәге 4 бинадан торган комплекс Идел елгасы ярында, катлаулы рельевлы урында урнашачак ди. Якындагы ел ярым эчендә төзеләчәк курорт төзелешенең финанс чыгымнары 500 млн сум күләмендә исәпләнә. Биредә ел әйләнәсендә эшли торган яхт-клуб, техник спорт үзәге, мунчалар комплексы, агротуристик ферма, тәрәзәләре Иделгә карый торган 65 номерлы кунакханә булыр дип көтелә.

http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/17235-tatarsta

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев