Яңалыклар
Татарстанда давыл булган (фотолар)
24 июльдә, якшәмбе көнне, Азнакайда җәйге давыл купкан.
Табигатьнең көйсезләнүе кичкә таба - сәгать 4-5ләр тирәсендә булган.
"Шунысы аеруча аптырашлы: Азнакайның бер башында коп-коры, чагыштырмача тыныч. Ә менә иске Азнакай очында давыл котырыпмы, котырган, - дип яза "Маяк" газеты. - Көчле җил ишек алды төзелешләре, гараж түбәләренең шиферларын очырган. 1 Май урамында шәхси торак йортның түбәсен алып аткан. Ә менә якын-тирә Мәнәвез, Яңа-Юл, Әгерҗе авылларында боз яуган"
Могҗиза дими ни дисең: бер полоса булып узганга давылны бер үк авылда яшәүчеләрнең кайберләре сизми дә калган.
http://www.zamansulyshy.ru/tt/component/k2/item/8217-%D2%97il-davyil-aznakayga-zyiyan-salgan-fotolar.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев