Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда җиләккә барган ир-ат аюдан чак качып котылган

Мамадыш районы еланнарга "бай" булуы белән генә түгел, соңгы елларда аюлар еш күренә торган район буларак та "таныла" башлады.

Бу көннәрдә генә Уразбахты белән Дегетле авыллары арасында - халык җиләккә иң күп йөри торган урында, бер ир кеше аю күргән.

Болындагы җиләклек кеше күп йөреп тапталып беткән булгач, җиләкче урман янындагы аланлыкка кереп чыкмакчы булган. Ир кеше җирдә авып яткан җиләкле чиләкне дә биредә җиләк җыючыныкыдыр дип әллә ни игътибар итмәгән.
Урман эчендә агач ботаклары сынган тавышны да кеше йөргәннән дип кенә уйлаган. Әмма яхшылап караганнан соң, арт аякларына басып, агачтан нәрсәдер үрелеп алырга тырышкан аюны күреп, тизрәк машинасына утырып өенә кайтып киткән, дип яза mamadysh-rt.ru.
http://www.kukmor-rt.ru/tt/hbrl/item/21351-k%D2%AFrshe-rayonda-%D2%97il%D3%99kk%D3%99-bargan-ir-at-ayudan-chak-kachyip-kotyilgan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев