Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Татмедиа" басмаларына язылып бүләк отыгыз!

Менә инде берничә подписка чорында "Татмедиа" АҖ әбүнәчеләр арасында бәйге оештыра. Быелның икенче яртысына язылу нәтиҗәләре буенча да "Подписка өчен ipad" конкурсы игълан ителде. Бәйгедә катнашу шартлары бик гади. "Татмедиа" АҖнең өч һәм аннан да күбрәк басмасына (акциядә катнашучы басмаларның исемлеген www. tatmedia.ru сайтыннан карый аласыз) язылырга һәм аларның квитанция...

Менә инде берничә подписка чорында "Татмедиа" АҖ әбүнәчеләр арасында бәйге оештыра. Быелның икенче яртысына язылу нәтиҗәләре буенча да "Подписка өчен ipad" конкурсы игълан ителде.
Бәйгедә катнашу шартлары бик гади. "Татмедиа" АҖнең өч һәм аннан да күбрәк басмасына (акциядә катнашучы басмаларның исемлеген www. tatmedia.ru сайтыннан карый аласыз) язылырга һәм аларның квитанция күчермәләрен "Бәйге" билгесе белән Казан шәһ., Де-ккабристлар ур.,2 яисә podpisk@tatmedia.ru адресына җибәрергә кирәк. Элемтәгә керү өчен телефоныгызны күрсәтү дә зарур.
"Татмедиа" АҖ газета-журналларына иң зур суммага язылучыларны ipad һәм башка кыйм-мәтле бүләкләр көтә. Квитанцияләрен беренчеләрдән булып җибәргән тагын 50 әбүнәче кызыксындыру призлары белән бүләкләнәчәк.
Районыбыз әбүнәчеләре "Татмедиа" игълан иткән әлеге бәйгедә актив катнаша. Узган ел Иске Матак авылында яшәүче Нина Астафьева кызыксындыру призына - китап һәм журналларга ия булган иде. Ә быел Яңа Әнҗерә авылыннан Румия һәм Ришат Гобәйдуллиннар канцелярия товарлары белән бүләкләнде.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Күбегез инде киләсе яртыеллык өчен газета-журналларга язылып өлгергәндер. "Әлки хәбәрләре"нә дә подписка рәсмиләштер-гәнсез дип өметләнәбез. Әлегә язылмаган булсагыз, бу эшне ашыктыра төшсәгез иде. "Подписка өчен ipad!" бәйгесендә дә актив катнашырга чакырабыз сезне.
Тулы мәгълүмат һәм бәйгенең кагыйдәләре - www. tatmedia.ru сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев