Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Каманың 21 яшьлек егетен гомерлеккә утырттылар

Татарстанның Югары суды Түбән Каманың 21 яшьлек егете - Шәүкәт Миндияровны гаепле дип тапты.


Чаллы шәһәрендә кылган җинаяте - өч кешене үтергәне өчен ул гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде. Үз җәза срогын егет кырыс режимлы колониядә уздырачак.

Әлеге җинаять узган елның 22 июль төнендә кылынган иде. Миндияров бер фатирга балконның ачык калган тәрәзәсе аша керә. Кулына пычак алып, фатирда байлык эзли башлый. Тавышка уянган фатир хуҗалары - 66 яшьлек хатын-кыз, аның 50 яшьлек энесе һәм 40 яшьлек улына явыз бәндә пычак белән чәнчи. Ул фатирдан планшет, уен приставкасы, зәркән бизәнү әйберләре һәм 5 мең сум акча, шулай ук Бөек Ватан сугышы медальләрен урлап чыга.

Фатирдан китәр алдыннан барлык тәрәзәләрне яба, газ плитәсе конфоркаларын ача һәм шәмне яндырып калдыра. Үзе ишек аша чыгып китә. Аны берничә сәгатьтән тоталар. Ул гаебен тулысынча таный.

Фатирдагыларның гәүдәсен үлгән хатын-кызның икенче улы табып ала. Газ исе килгәч, аны күршеләр чакырта.

http://www.saby-rt.ru/tt/hbrl/item/10301-t%D2%AFb%D3%99n-kamanyi%D2%A3-21-yashlek-egeten-gomerlekk%D3%99-utyirttyilar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев