Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләсә нинди юл һәлактеннән исән калырга мөмкин кеше кыяфәте күрсәтелде [+фото]

Юл хәрәкәте иминлеге буенча Австралия транспорт комиссиясе, иң куркыныч юл һәлакәтләреннән соң да исән калырга сәләтле "супер кеше"не сурәтләү өчен, сынчы Патриции Пиччининига һәм трамватологларга мөрәҗәгать иткән.

Грэм (Graham) - кешенең юл һәлакәте вакытында нинди булуын күрсәтүче интерактив сын. Грэмның күкрәге киң, башы шешенгән, аяклары көчле. Ул, югары тизлектә килеп чыккан һәлакәтләрдән соң исән калырга сәләтле, дип яза DailyMail. Муенның булмавы сөякләр һәм умыртка сөягенең муен өлеше сынуыннан арындыра, борын һәм колакларны яссы һәм таза бит йөзе саклый, ә майлы, нык һәм чыдам тән суелган урыннарның санын киметә. Сәер тән чалымнарын Грэмга машина эчендә генә түгел, ә җәяүле булганда да ярдәм итә. Чөнки аның көчле аяклары машина килгәндә җиңел генә сикереп чыгарга мөмкинлек бирә, ә тезләре, аякны сынудан коткарып, теләсә нинди юнәлештә бөгелә ала.

Әлеге сын, Виктория штатының Дәүләт китапханәсендә 8 августка кадәр күргәзмәдә булачак. Грэмны онлайн рәвештә дә күрергә була. Tango технологияләре әлеге "супер кешенең" тән төзелешен һәм аның әгъзалары эшчәнлеген күререгә мөмкинлек бирә.

http://www.saby-rt.ru/tt/the-news-tat/item/12138-tel%D3%99s%D3%99-nindi-yul-%D2%BB%D3%99laktenn%D3%99n-is%D3%99n-kalyirga-m%D3%A9mkin-keshe-kyiyaf%D3%99te-k%D2%AFrs%D3%99telde-%20fotolar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев