Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тиз түләсәң – штраф кими

Киләсе ел башыннан автомобильчеләрне әйбәт яңалык көтә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны тиз арада түләүчеләр "ташламага" өмет итә алачак. 2014 елның 22 декабрендә кабул ителгән Федераль закон нигезендә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көннән дә соңга калмыйча түләсәң, билгеләнгән сумманың яртысын гына күчерергә дә мөмкин булачак....

Киләсе ел башыннан автомобильчеләрне әйбәт яңалык көтә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны тиз арада түләүчеләр "ташламага" өмет итә алачак.

2014 елның 22 декабрендә кабул ителгән Федераль закон нигезендә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көннән дә соңга калмыйча түләсәң, билгеләнгән сумманың яртысын гына күчерергә дә мөмкин булачак.

Әмма әлеге кагыйдә барлык очракларга да кагылмый. Әйтик, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән, кызыл утка чыккан (әгәр әлеге бозу бер ел эчендә кабатланса), транспорт чарасын эксплуатацияләү яисә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы аркасында кеше сәламәтлегенә зыян салынган очракларда автомобильчеләр ташламаларга өмет итә алмый. Штраф турындагы карарны үтәү судья, әлеге карарны чыгарган орган, вазыйфаи зат тарафыннан кичектерелсә, штраф суммасы тулысынча түләтелә.

Закон 2016 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.

Луиза Хәйруллина,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев