Туган көне белән котладылар
"Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Югары Матакта гомер итүче Нина Чернованы 90 яше тулу уңаеннан өенә барып тәбрикләгәннәр, бүләк биреп сөендергәннәр. Нина Осиповна - тыл хезмәтчәне, гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән. Ә сугыш елларында 16 яшендә тракторга утырган. Хәзер ул ялгыз, әмма социаль хезмәткәр Марина Тихонова аңа ярдәм итеп...
"Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Югары Матакта гомер итүче Нина Чернованы 90 яше тулу уңаеннан өенә барып тәбрикләгәннәр, бүләк биреп сөендергәннәр.
Нина Осиповна - тыл хезмәтчәне, гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән. Ә сугыш елларында 16 яшендә тракторга утырган. Хәзер ул ялгыз, әмма социаль хезмәткәр Марина Тихонова аңа ярдәм итеп тора. Алар арасында гәҗәеп җылы мөнәсәбәтләр урнашкан. Шулай булмыйча, Нина Осиповна ун елдан артык инде социаль хезмәт күрсәтү үзәге кайгыртуын тоеп яши бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев