Тугыз гаилә таркалган
Октябрь аенда районда 13 бала туган, 8 никах теркәлгән. Ай дәвамында 9 гаилә таркалган, 25 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән. Ел башыннан бирле исә 121 нарасый дөньяга аваз салган, 72 туй булган, 34 пар аерылышкан, 271 кеше вафат булган. Чагыштыру өчен: 2014 елның октябрендә 19 бала туган, 7 пар никахлашкан, 5 пар...
Октябрь аенда районда 13 бала туган, 8 никах теркәлгән.
Ай дәвамында 9 гаилә таркалган, 25 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән. Ел башыннан бирле исә 121 нарасый дөньяга аваз салган, 72 туй булган, 34 пар аерылышкан, 271 кеше вафат булган.
Чагыштыру өчен: 2014 елның октябрендә 19 бала туган, 7 пар никахлашкан, 5 пар аерылышкан, 29 райондашыбыз вафат булган. Елның ун аенда 166 бала туган, 80 гаилә корылган, 33 пар аерылышкан, 271 кеше бакыйлыкка күчкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев