Укытучылар җитезлектә ярышты
Район укытучылары командасы үткән шимбәдә педагогика хезмәткәрләренең республика спартакиадасында катнашты. 23 кешедән торган команда составына төрле фән укытучылары кергән. Сабада узган спартакиадада алар йөгерү, озынлыкка сикерү, йөзү, гер күтәрү, аркан тартышу, бадминтон ярышларында көч сынаштылар. Юхмачы урта мәктәбенең физкультура укытучысы Фәрхәт Корбанбаев командага зур уңыш китерде. Бадминтон бәйгесендә ул өченче...
Район укытучылары командасы үткән шимбәдә педагогика хезмәткәрләренең республика спартакиадасында катнашты.
23 кешедән торган команда составына төрле фән укытучылары кергән. Сабада узган спартакиадада алар йөгерү, озынлыкка сикерү, йөзү, гер күтәрү, аркан тартышу, бадминтон ярышларында көч сынаштылар. Юхмачы урта мәктәбенең физкультура укытучысы Фәрхәт Корбанбаев командага зур уңыш китерде. Бадминтон бәйгесендә ул өченче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев