Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урманнарда янгын куркынычы

Озак вакыт дәвам иткән коры, эссе һава торышы урманнарда янгын чыгу куркынычын тагын да кискенләштерде. Урман буйларында, аланлыкларда учак кабызу, теләсә нинди ачык ут белән эш итү катгый тыела. Алай гына да түгел, урманда сүндерелми ташланган тәмәке төпчеге я шырпыдан, транспорт чарасыннан чәчрәгән чаткыдан, пыяла ватыгыннан да ут чыгарга мөмкин....

Озак вакыт дәвам иткән коры, эссе һава торышы урманнарда янгын чыгу куркынычын тагын да кискенләштерде.

Урман буйларында, аланлыкларда учак кабызу, теләсә нинди ачык ут белән эш итү катгый тыела. Алай гына да түгел, урманда сүндерелми ташланган тәмәке төпчеге я шырпыдан, транспорт чарасыннан чәчрәгән чаткыдан, пыяла ватыгыннан да ут чыгарга мөмкин. Шуңа урманда бу җәһәттән бик нык сак эш итәргә кирәк. Әлеге таләпләрне үтәмәүчеләргә карата зур штрафлар каралган.

Урманда ут-күзгә тап булсагыз, кичекмәстән 20-1-01, 01 номерлары белән янгын сүндерү частенә яисә 21-3-12 номеры белән район урманчылыгына, шулай ук авыл җирлеге советына хәбәр итәргә кирәк. Урман ул халык байлыгы. Аны бергәләп саклыйк, янгыннан юк ителүгә юл куймыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев