Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы урман хуҗалыгына 30 миллион сумнан артык бәяле махсус урман тракторы кайткан

Әлки урман хуҗалыгына 30 миллион сумнан артык бәяле махсус урман тракторы кайткан. Әлеге трактор урманда агачны аудара, ботакларыннан арындыра, кирәкле озынлыкта кисеп, әрдәнәләп өеп куя. Кыскасы, тулы бер урман кисүчеләр бригадасын алыштыра. Ә трактор белән бер генә кеше идарә итә. Урман хуҗалыгына әзер агачны төяп ташый торган махсус машина да...

Әлки урман хуҗалыгына 30 миллион сумнан артык бәяле махсус урман тракторы кайткан.

Әлеге трактор урманда агачны аудара, ботакларыннан арындыра, кирәкле озынлыкта кисеп, әрдәнәләп өеп куя. Кыскасы, тулы бер урман кисүчеләр бригадасын алыштыра. Ә трактор белән бер генә кеше идарә итә.

Урман хуҗалыгына әзер агачны төяп ташый торган махсус машина да кайткан. Шунысы яхшы - әлеге кыйммәтле техника өчен предприятие аның бәясенең 5 процентын гына түләгән. Калган чыгымнар республика бюджетыннан капланган. Бу яңа машиналарда эшләүчеләрне Белоруссиядән белгечләр килеп өйрәткән. Бүген инде урман хуҗалыгы егетләре кыйммәтле техниканы буйсындырып эшләргә өйрәнеп киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев