Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы басуларында эш кыза

Иртә яздан районда 26 мең гектарга якын уҗым, 4,5 мең гектар күпьеллык үләнне тукландыру бурычы куелган иде. Бүген "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Тахтала" отрядында - өч, "Алпар"да ике самолет кырларга минераль ашлама кертүдә эшлиләр. Бер-ике көннән ашлама белән тукландыру эше тулысынча төгәлләнәчәк. Районда хәзер 7 мең гектардан артык мәйданда уҗым һәм күпьеллык...

Иртә яздан районда 26 мең гектарга якын уҗым, 4,5 мең гектар күпьеллык үләнне тукландыру бурычы куелган иде.

Бүген "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Тахтала" отрядында - өч, "Алпар"да ике самолет кырларга минераль ашлама кертүдә эшлиләр. Бер-ике көннән ашлама белән тукландыру эше тулысынча төгәлләнәчәк.

Районда хәзер 7 мең гектардан артык мәйданда уҗым һәм күпьеллык үлән басуларында дым каплатылган. Шулай ук 2600 гектар туңга сөрелгән җирдә тырмалау эшләре башкарылган. Дым каплату "Юхмачы", "Әхмәт", "Үргәгар", "Хлебодаровка" отрядларында әйбәт оештырылган. Бүген бу эшне һәр җирдә тәүлек әйләнәсе башкару бурычы куела. "Хузангай"да уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру төгәлләнде. Биредә дым каплату эшләре дә ахырына якынлаша.

Май бәйрәмнәрен игенчеләребез чәчүгә төшеп каршылар. Беренче булып җир куенына арпа, солы, борчак, аннан кукуруз салыныр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев