Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләрнең якташы Тимур – Олимпия уеннары призеры

Бразилиядә барган ХХХI нче Җәйге Олимпия уеннарында Тимур Сафин фехтование ярышларына рапирачылар турнирында өченче урынны яулады. Тимур Сафин әлкилеләр өчен якташ ул, чөнки аның әнисе Гөлсинә безнең районның Түбән Биктимер авылында туып үскән. Кечкенә чагында Тимур дәү әнисе Рәхилә апа янына кунакка кайтып йөргән. Сафиннар гаиләсе хәзер Башкортостан башкаласында яши....

Бразилиядә барган ХХХI нче Җәйге Олимпия уеннарында Тимур Сафин фехтование ярышларына рапирачылар турнирында өченче урынны яулады.

Тимур Сафин әлкилеләр өчен якташ ул, чөнки аның әнисе Гөлсинә безнең районның Түбән Биктимер авылында туып үскән. Кечкенә чагында Тимур дәү әнисе Рәхилә апа янына кунакка кайтып йөргән. Сафиннар гаиләсе хәзер Башкортостан башкаласында яши.

Тимур спорт белән кечкенәдән дуслашып, бик теләп фехтование белән шөгыльләнә, ил, Европа, дөнья чемпионатларында җиңүләр яулый. Инде менә аның өчен һәр спортчы хыялланган "йолдызлы" сәгать суккан - егетебез италияле Гароццо белән АКШ рапирачысы Александр Массиаластан калышып, бронза медальгә лаек булды.

Әнә шулай итеп Әлки районының Түбән Биктимер авылына да Җәйге Олимпиаданың сөенечле җиле килеп кагылды. Тимурның дәү әнисе, әнисенең энесе Марат абыйсы, башка туганнары төне буе аның өчен җан атып чыктылар, егетнең пьедесталга менү турындагы хәбәрне иртән генә ишеттеләр алар. Бу шатлыкны алар белән барлык райондашлары да бүлешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев