Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендәге бассейн савытына су тутыра башлаганнар

25 августка Базарлы Матакта төзелгән бассейнны куллануга тапшыру планлаштырыла. Бу тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә. Бүген бассейн савытына су тутырыла башлады. Бу савыт гаять зур, аның иңе-буе 25 кә 35 метр. Мондый зур бассейн республиканың башка бер генә районыныда да юк әле. Бассейн эшли башлагач,...

25 августка Базарлы Матакта төзелгән бассейнны куллануга тапшыру планлаштырыла. Бу тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә.

Бүген бассейн савытына су тутырыла башлады. Бу савыт гаять зур, аның иңе-буе 25 кә 35 метр. Мондый зур бассейн республиканың башка бер генә районыныда да юк әле. Бассейн эшли башлагач, анда су спорты буенча республика гына түгел халыкара ярышлар да үткәрү мөмкин булачак.

Шундый зур савытны су белән тутыру өчен берничә көн вакыт кирәк булачак. Шуңа күрә Базарлы Матакның кайбер урамнарында яшәүчеләр суга кытлык тоярга мөмкиннәр. Бассейн бинасында тиешле җиһазларны җыялар һәм урнаштыралар. Районның төрле оешмалары һәм учреждениеләре коллективлары бинаны чистарту, аның тирә-ягын матурайту буенча өмәләрдә катнашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев