Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Халыкара гаилә көне алдыннан ана сертификатлары тапшырылды

Бүген район никахлашу залында икенче балалары туган гаиләләргә ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Пенсия фонды идарәсе һәм ЗАГС хезмәткәрләре оештырган әлеге чара 15 майда билгеләп үтелүче Халыкара гаилә көне уңаеннан үткәрелде. Базарлы Матакта яшәүче Илназ һәм Сиринә Сираҗевларның, Айрат һәм Лилия Гайнетдиновларның кызлары гаиләдә икенче бала булып туган. Идел...

Бүген район никахлашу залында икенче балалары туган гаиләләргә ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды.

Пенсия фонды идарәсе һәм ЗАГС хезмәткәрләре оештырган әлеге чара 15 майда билгеләп үтелүче Халыкара гаилә көне уңаеннан үткәрелде. Базарлы Матакта яшәүче Илназ һәм Сиринә Сираҗевларның, Айрат һәм Лилия Гайнетдиновларның кызлары гаиләдә икенче бала булып туган. Идел һәм Эльвира Шәйхетдиновлар исә икенчегә малай алып кайтканнар. Элина, Алинә һәм Илсаф (районыбызның бәләкәй гражданнарына шундый исемнәр биргәннәр) дөньяга килүләре белән гаиләләренә капитал да китергәннәр. Ана капиталы бүген 453 мең 26 сум тәшкил итә. Әлеге акчаны әти-әниләр торак шартларын яхшыртуга, баланы укытуга һәм ананың хезмәт пенсиясен формалаштыруга, шулай ук инвалид балалар ихтыяҗларына тота ала. Әйтик, Гайнетдиновлар гаиләсе капиталны район үзәгендәге өйләрен төзеп бетерү өчен файдаланырга ниятләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев