Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәйнең яме кош-корт белән

Авылда җәйне яшел чирәм арасында тәгәрәшүче сары йомгаклар - бәбкәләрдән, ишегалдын тутырып җим эзләүче чебиләрдән, елга-сулыкларда чупырдаучы каз-үрдәкләрдән башка күз алдына да китерү кыен. Мәшәкате күп булса да, авыл кешесе йорт тутырып кош-корт үстерергә тырыша. Ә сез бәбкәләр-чебиләр алдыгызмы әле? Әллә үз йортыгызда чыгарасызмы? Аларны ничек тәрбиялисез, нәрсә ашатасыз? Тәскирә...

Авылда җәйне яшел чирәм арасында тәгәрәшүче сары йомгаклар - бәбкәләрдән, ишегалдын тутырып җим эзләүче чебиләрдән, елга-сулыкларда чупырдаучы каз-үрдәкләрдән башка күз алдына да китерү кыен. Мәшәкате күп булса да, авыл кешесе йорт тутырып кош-корт үстерергә тырыша. Ә сез бәбкәләр-чебиләр алдыгызмы әле? Әллә үз йортыгызда чыгарасызмы? Аларны ничек тәрбиялисез, нәрсә ашатасыз?
Тәскирә Галиева, пенсионер, Бибай Чаллысы авылы:
-Безнең авылда һәр гаилә диярлек бик яратып асрый кош-кортны. Кайберәүләр йөзәр чеби алып үстерәләр. Без үзебез быел 50 дән артык бройлер чеби алдык. Яңа чыккан чебешләрне март ахырында сатып алабыз. Аларны тоту өчен аерым ызбабыз бар, анда сәндерәләр ясалган. Миченә ягып торабыз. Беренче мәлдә катнаш азык ашатабыз. Үсә төшкәч тарттырылган арпа, бодай, борчактан ботка пешерәбез, йомырка, кычыткан бирәбез. Күз тимәсен, чебиләребез матур гына үсеп килә, инде йортта йөриләр. Бер айдан суя башларга да була. Кечкенәдән үзең тәрбияләп, табигый ризык ашатып үстергәч, ите бигрәк тәмле була. Үзебез дә сыйланабыз, туганнарга күчтәнәчкә дә җибәрәбез. Ә бәбкәләрне ел да үзебезнең ана каз утырып чыгара. Быел сигез бәбкәбез булды. Аларга гел күз-колак буласы, саклап үстерәсе инде. Хәер, тырышмасаң, йөгерә-йөгерә эшләмәсәң, муллыкка өметләнәсе юк.
Татьяна Якорева, Чуаш Борнае урта мәктәбе техник хезмәткәре:
-Ел саен бройлер чебиләр дә, каз, үрдәк бәбкәләре дә үстерәбез. Яңа гына чыкканнарын түгел, үсә төшкәннәрне сатып алабыз. Катнаш азык, фураж ашатабыз, сөт тә биргәлибез, кычытканны алларыннын өзмибез. Авылыбызда әйбәт буа бар, каз-үрдәк шунда үсә, бик уңай. Кош-корт үстерү ансат эш түгел анысы. Нәзберек чебиләр кайчак чирләп йөдәтә, ашатырга да күп кирәк. Әмма хезмәтеңнең әҗерен дә күрәсең. Кош ите бит бик тәмле, затлы. Күчтәнәчкә бирергә дә әйбәт.
Рәфизә Сафина, "Кызыл Шәрык-Агро"да икътисадчы, Иске Салман авылы:
- Май аенда бер айлык бройлер чебиләр, ике-өч атналык каз бәбкәләре сатып алабыз. Күз генә тимәсен, чебиләр әйбәт үсә, июль аена инде өлгереп тә җитә. Түшкәләре дүрт-дүрт ярым килога кадәр була. Билгеле, яхшы карарга да кирәк инде. Бройлерларга баштарак катнаш азык кына бирәбез. Алар бит коры азыкка күнеккән. Тора-бара арпа, бодай, борчак тарттырып, фураж ашата башлыйбыз. Чебиләрнең бит аяклары зәгыйфьләнүчән. Шуны булдырмас өчен балык мае да биргәлибез. Витаминнарга бай кычытканны ваклап ризыкларына кушабыз. Алар тузганакны да бик ярата. Гомумән, йортыбыз тулы чирәм, чебиләр яшеллек ашап үсә. Иртә-кич яңа сауган җылы сөт эчерәбез. Оеган сөт, эремчек тә бик файдалы. Казларга да катнаш азык, фураж ашатабыз. Алар инде суны ярата, күлдән кайтып та кермиләр. Былтыр әле 10 күркә дә алып үстердек. Аларны да бройлер шикелле тукландырасы. Күркәләр дә әйбәт үсте, 12-13 килолы булдылар. Күркәнең ите дә, шулпасы да бик тәмле. Ул әле диетик та санала. Авылыбызда йорт саен диярлек күпләп кош-корт үстерәләр. Иренмәсәң, азрак йокласаң, табының да мул, тормышың да җитеш була.
Әлфия апа, Карамалы авылы:
- Чеби, үрдәк алып үстерми калганыбыз юк. Икесен дә 25-30 арны алабыз. Үрдәк бәбкәләре ашауга талымсыз инде алар. Күлне дә бик яраталар. Ә менә бройлер чебиләр көйсезрәк, аларны бик белеп ашатырга кирәк. Шунысын да әйтим әле, бройлерның кыска, калын аяклысы әйбәтрәк була, зур үсә. Ә озын ботлылары гәүдәгә кайтышрак, алары яртылаш бройлердыр, күрәсең. Инкубатор чебешенә коры азык ашатсаң яхшы. Чеби сатучыларның күбесендә махсус катнаш азык та була бит. Мин алардан сатып алам да беренче мәлдә шуны гына ашатам. Аннан акрынлап фуражга күчерәм. Улым "Кызыл Шәрык" та эшли, аннан нинди бөртек бирәләр, фуражны шуннан тарттырабыз. Чебиләргә йомшак, сыек азык бик килешеп бетми. Бәрәңгене чебиләр үскәч кенә, анда да коры азык белән катнаштырып кына ашатам. Кечерәк чакта суларына бераз шикәр комы кушып җибәрәм, көнгә бер тапкыр сөт куям. Эремчек тә бик әйбәт. Алларыннан комны, чуерташны да өзмәскә кирәк. Ник дигәндә, тавык-чебешнең ашаганы бүтәкәсендә эшкәртелә. Ә бүтәкә катыда ышкылып эшләүгә җайланган. Ничә еллар буе кош-корт үстереп туплаган тәҗрибәмнән чыгып әйтәм боларны. Аз-маз югалтулар булгалый инде, әмма, яхшы тәрбия бирсәң, чебешең дә, каз-үрдәгең дә әйбәт үсә.
Люция Низамиева сораштырды.
Кош-корт үстерү буенча ветеринария табибы киңәшләрен газетаның киләсе санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев