Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Бибай Чаллысында зиратны төзекләндереп торалар

Бибай Чаллысында соңгы йортыбыз - зиратларга игътибар зур. Җир кардан ачылуга авылның ир-атлары бердәм оешып зиратны чистартуга, коймаларын ремонтлауга керешәләр. Быел авылның хәзерге зиратының да, моннан 1000 еллар элек булганының да тирәсен ремонтлауны Базарлы Матакта яшәүче Раил Маннанов оештырды. Аның белән бергә Мөнир Зарипов, Җәлил һәм Илдар Мортазиннар күп эш...

Бибай Чаллысында соңгы йортыбыз - зиратларга игътибар зур. Җир кардан ачылуга авылның ир-атлары бердәм оешып зиратны чистартуга, коймаларын ремонтлауга керешәләр.

Быел авылның хәзерге зиратының да, моннан 1000 еллар элек булганының да тирәсен ремонтлауны Базарлы Матакта яшәүче Раил Маннанов оештырды. Аның белән бергә Мөнир Зарипов, Җәлил һәм Илдар Мортазиннар күп эш башкардылар. Гомумән, авылның һәр ир-егете диярлек үз транспорты, эш коралы белән булышты. Ә эретеп ябыштыру эшләрен Гарәфетдин Харисов башкарды. Авыл халкы бу эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев