Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында гражданнар оборонасы укулары узды

Районда гражданнар оборонасы буенча ике көнлек укулар узды. Гражданнар оборонасы халыкны, аның милкен, җәмәгать байлыгын, мәдәни мирасны илләр арасында туган конфликтлардан, табигый бәла-казалардан коткару өчен оештырыла. Районыбызда гражданнар оборонасы буенча даими эш алып барыла. Бу эшне оештыру буенча комиссиядә һәм төркемнәрдә торучылар әлеге бурычларын җәмәгать эше буларак кына алып баралар....

Районда гражданнар оборонасы буенча ике көнлек укулар узды.

Гражданнар оборонасы халыкны, аның милкен, җәмәгать байлыгын, мәдәни мирасны илләр арасында туган конфликтлардан, табигый бәла-казалардан коткару өчен оештырыла.

Районыбызда гражданнар оборонасы буенча даими эш алып барыла. Бу эшне оештыру буенча комиссиядә һәм төркемнәрдә торучылар әлеге бурычларын җәмәгать эше буларак кына алып баралар. Шуңа карамастан, гражданнар оборонасы буенча җаваплы кешеләргә карата таләпләр бик җитди.

Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әйдәүче белгече Наил Галиев ике көн дәвамында гражданнар оборонасы мәсьәләләре буенча бик күп мәгълүмат бирде, комиссия һәм төркемнәрнең бурычларын аңлатты.

22-23 июньдә районда гражданнар оборонасы эшенең торышын махсус республика комиссиясе тикшереп бәя бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев