Әлки районында “Бердәм Россия” наказлар җыя
"Бердәм Россия" партиясенең халыкны кабул итү мобиль пунктлары 25 августта Ташбилге, Түбән Әлки, Салман авылларында эшләячәк. Партия атрибутикасы беркетелгән автобуста РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатның вәкиле актуаль мәсьәләләр буенча кешеләр белән аралашачак, сайлаучыларның тәкъдимнәрен һәм наказларын кабул итәчәк. Автобус сәгать 9 да - Ташбилге авылында, 11 дә - Түбән Әлкидә,...
"Бердәм Россия" партиясенең халыкны кабул итү мобиль пунктлары 25 августта Ташбилге, Түбән Әлки, Салман авылларында эшләячәк.
Партия атрибутикасы беркетелгән автобуста РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатның вәкиле актуаль мәсьәләләр буенча кешеләр белән аралашачак, сайлаучыларның тәкъдимнәрен һәм наказларын кабул итәчәк. Автобус сәгать 9 да - Ташбилге авылында, 11 дә - Түбән Әлкидә, 15.30 да Салманда була. Мобиль пункт һәр авылда мәдәният йорты янында урнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев