Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: дуңгызларны чыгарып йөртмәскә

Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе чаң суга: дуңгызларның африка чумасы таралу кискен вәзгыятькә китерә. Быел инде әлеге авыруның 140 очрагы теркәлгән. Шуның 93 е йорт дуңгызлары, калганы кабан дуңгызлары белән бәйле. Илнең 18 төбәгендә ачыкланган мондый очраклар. Дөрес, алар арасында безнең республика юк. Әмма тынычланырга һич ярамый, чөнки африка чумасы -...

Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе чаң суга: дуңгызларның африка чумасы таралу кискен вәзгыятькә китерә. Быел инде әлеге авыруның 140 очрагы теркәлгән. Шуның 93 е йорт дуңгызлары, калганы кабан дуңгызлары белән бәйле. Илнең 18 төбәгендә ачыкланган мондый очраклар. Дөрес, алар арасында безнең республика юк. Әмма тынычланырга һич ярамый, чөнки африка чумасы - гаять тиз тарала торган йогышлы авыру бит ул.

Моңа юл куймауның бер юлы - йорт дуңгызларын иреккә чыгарып йөртмәү. Чөнки табигатьтә алар кыргый дуңгызлар белән очрашырга һәм вирус эләктерергә мөмкиннәр. Әмма һәр хуҗа да үз терлекләрен гел-гел ябып тормый шул.

Түбән Колчурино, Иске Тахтала, Каракүл авылларында яшәүчеләрнең йорт хайваннары, шул исәптән дуңгызлар да еш кына иректә йөри. Ә бит бу авыллар янәшәсендә генә урманнар, анда исә кабаннар бар. Аларның үзара "аралашуы" бәлагә - терлекләрнең африка чумасы ияртүенә китерергә мөмкин. Шуңа күрә хуҗаларны кабат кисәтәбез: дуңгызлар тотасыз икән, аларны йортта, тирәсе ышанычлы итеп тотылган урында асрагыз.

Идрис Хәмитов,

авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек

идарәсенең терлекчелек буенча консультанты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев