Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ачылган Ярдәм порталы карантиндагы татарстанлыларны кирәкле мәгълүматлар белән тәэмин итәчәк

Порталда коронавирус таралуга бәйле рәвештә карантинда булган республика халкы өчен цифрлы сервислар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат тупланган.

Татарстанда ачылган Yardam.ru порталы карантинда утырганда вакытны мөмкин кадәр уңайлы үткәрү өчен кешеләргә ярдәм күрсәтәчәк һәм мәгълүмат белән тәэмин итәчәк. Бу хакта оештыручылар хәбәр итте.

Yardam.ru сайтындагы мәгълүмат ихтыяҗның төрле төрләренә һәм тормыштагы вазгыятькә карап (әзер ризык, азык-төлек продуктлары һәм даруларны өйгә китерү, психологик ярдәм, федераль һәм республика кайнар элемтәсе, белем бирү ресурслары, өйдән торып эшләү, бизнес һәм дәүләт белән онлайн-хезмәттәшлек өчен сервислар) төркемләнгән.

ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин әйтүенчә, бүген барыбыз да коронавирус пандемиясе аркасында гадәти булмаган хәлдә калдык. Шуңа мондый шартларда үзеңне ничек тотарга, нәрсә эшләргә, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турындагы мәгълүмат бик мөһим.

Yardam.ru сайтында коронавирус хакындагы сорауларга җаваплар, бүгенге вазгыятьтә уңайлы яшәү өчен файдалы сервислар, киңәшләр һәм соңгы яңалыкларны тупланган. "Без тәкъдимнәр каталогын даими киңәйтергә ниятлибез һәм республика халкын, кече бизнесны бу эштә актив катнашырга чакырабыз”, - ди министр.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге шартларда цифрлы сервислар һәм хезмәтләр гадәти тормыш рәвешен дәвам итү өчен беркайчан булмаганча актуаль һәм кирәкле. Безнең команда республиканың 7 яңа суперсервисын («Мин төзим», «Мин - әни», «Минем сәламәтлек», «Мин - гражданин», «Минем субсидияләр», «Мин – мәктәп укучысы» һәм «Минем күзәтүче») булдыру юнәлешендә эшен дәвам итә. Алар быел эшли башлаячак.

Бүген  Yardam.ru сайтында 140тан артык сервис тәкъдим ителгән, аларның 70тән артыгы – азык-төлек продуктлары һәм әзер ризыкны өйгә китерүгә кагыла. Татарстанның товар белән тәэмин итүчеләре һәм хезмәт күрсәтүчеләре (моңа шәхси һәм дәүләт учреждениеләре дә керә) барлык блокларда да бар. Yardam.ru порталына кушылу өчен сайтта мөмкинлек каралган. Тәкъдимнәрне yardam@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев