Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа бакча вакытында өлгерер

Район үзәгенең Имәнлек урамында төзелүче яңа балалар бакчасы түбәле булды. Әлеге бакча кышын төзелә башлаган иде. Ике катлы бинаны районыбызда мәгълүм "Төзелеш" җәмгыяте сала. Бу көннәрдә бакчаның түбәсен ябалар. Аның тәрәзәләре куелган, стеналары, түшәмнәре штукатурланган. Инде идәнен эшли башлаганнар. Шулай ук электр кертү эшләре төгәлләнү алдында. Хәзер вентиляция, канализация, җылылык...

Район үзәгенең Имәнлек урамында төзелүче яңа балалар бакчасы түбәле булды.

Әлеге бакча кышын төзелә башлаган иде. Ике катлы бинаны районыбызда мәгълүм "Төзелеш" җәмгыяте сала. Бу көннәрдә бакчаның түбәсен ябалар. Аның тәрәзәләре куелган, стеналары, түшәмнәре штукатурланган. Инде идәнен эшли башлаганнар. Шулай ук электр кертү эшләре төгәлләнү алдында. Хәзер вентиляция, канализация, җылылык системасын ясыйлар. Прораб Садик Ясаев әйтүенчә, балалар бакчасы төзелеше график нигезендә бара. Әлеге объектны файдалануга тапшыру срогы быелның август ае. Төзүчеләр билгеләнгән вакытка барлык эшләрне дә төгәлләргә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев