Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“ Яңа Гасыр” телеканалы үзгәрешләр алдында...

Киләсе елда "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.

Бактың исә, телеканал әлеге датаны шактый үзгәрешләр белән каршы алырга ниятли икән...


Үзгәрешләр мәгълүмати программаларны гына түгел, гомумән, бөтен телеканалны колачлаячак. Бүген исә журналистлар игътибарына телеканалның "Новости Татарстана" һәм "Татарстан хәбәрләре" тапшыруларындагы төп үзгәрешләр тәкъдим ителде.

- Әлеге тапшыруларны тәкъдим итү дизайны гына түгел, ә хәбәрләрнең эчтәлеге дә шактый үзгәрешләр кичерде. Шул рәвешле, без "ТНВ Татарстан" һәм "ТНВ Планета" телеканаллары бер-берләренә охшаш булмасын өчен тырыштык. Моңа кадәр алар бертөрле төсләр белән бизәлсә, хәзер исә республика телеканалын үзгәртү карарын кабул иттек, - дип аңлатты "Яңа Гасыр" телекомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.



"Татарстан хәбәрләре" үзгәрә

"Яңа Гасыр" телекомпаниясе генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Мәдинә Тимерҗанова сүзләренә караганда, телекомпаниянең 15 еллык юбилеен бәйрәм итү - "ревизия" ясау өчен менә дигән мөмкинлек.

- 15 елны әллә ни күп вакыт дип тә булмый. Шулай да, бүгенге көн безнең алга яңа таләпләр куя. Шуңа күрә без телеканалны яңартуны мәгълүмати тапшырулардан башларга булдык та инде. Халыкка тәкъдим ителә торган яңалыклар, беренче чиратта, динамикага бай булсын өчен тырыштык. Шул ук вакытта яңалыклар форматы башка телеканалларны кабатларга тиеш түгел - без уникаль контент булдыру өстендә эшлибез, - дип аңлатты җитәкче.

Яңалыклар тапшырулары ничек үзгәрәчәк соң? Беренче чиратта, телеканалда эшләүчеләр турыдан-туры трансляцияләргә басым ясый башлаячак. Яңалыкларны алып баручылар утырган студия дә шактый үзгәреш кичерәчәк.

- Хәзерге вакытта без мәгълүмати тапшыруларга яңалыкларны булдыра алганча күбрәк кертергә тырышабыз. Төрле форматтагы 18 ләп хәбәр чыгачак. Әйтергә кирәк, бу - корреспондентлар, алып баручылар һәм тапшыруны эшләүчеләр алдына зур таләпләр куя. Иң мөһиме: әлеге яңалыкларны берләштерү системага салынган булырга тиеш, - дип ассызыклый Мәдинә Тимерҗанова.



"Яңа Гасыр"да низаглар юк

Хәтерләсәгез, соңгы вакытта кайбер матбугат чараларында "Яңа Гасыр" телеканалында эшләүчеләр арасында төрле низаглар туу турында хәбәрләр күренә башлаган иде. Биредә эшләүчеләр сүзләренә караганда, коллектив үзара дус һәм тату. Хезмәткәрләр арасында бернинди дә аңлашылмаучанлыклар күзәтелми.

- Коллективта чыннан да дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә. Эш бик күп, шуңа күрә төрле низагларга вакыт та калмый. Яңа хезмәттәшләр белән дуслашып беттек инде, үзара тәҗрибә уртаклашабыз. Рус редакциясендә эшлүчеләр татарча комментарийлар җыя, кайчакта, киресенчә, татарча сөйләүче журналистлар рус редакциясенә ярдәм итә. Үзара ярдәмләшеп эшлибез, - дип үз фикерен җиткерде "Татарстан хәбәрләре" тапшыруы алып баручысы Айгөл Бәдретдинова.



Кайбер журналистларның эштән китүен исә җитәкчелек редакциядә эшнең артуы белән аңлата.

- Чыннан да, хәзер эш йөкләнеше артты. Шуңа күрә кечкенә балалары булган журналистлар эшкә дә, гаиләгә дә вакыт җиткерә алмау сәбәпле, эш урыннарын калдырырга мәҗбүр булды. Әлбәттә, бу аларның үз карары. Алар өчен безнең ишекләр һәрвакыт ачык, - диде Мәдинә Тимерҗанова.

"Новости Татарстана" һәм "Татарстан хәбәрләре" тапшырулары исә экраннарга яңа форматта 26 апрель көнне 13.45 сәгатьтә чыга башлаячак. Шунысын да билгеләп узабыз: "Яңа Гасыр" телеканалында үзгәрешләр алга таба да дәвам итәчәк. Тик алары турында соңрак...

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/56921-%E2%80%9C-ya%D2%A3a-gasyir%E2%80%9D-telekanalyi-%D2%AFzg%D3%99reshl%D3%99r-aldyinda.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев