Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңартылган поликлиника дустанә булырга вәгъдә итә

Соңгы вакытта районга югары дәрәҗәдәге кунаклар килеп кенә тора. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов та булып китте бездә, Дәүләт торак фонды җитәкчесе дә, министрлар, төрле ведомство җитәкчеләрен дә кабул иттек. Ник дисәң, сәбәбе күңелле - атна саен диярлек төзелеп я ремонтланып беткән объектлар куллануга тапшырыла бит. Үткән җомгада Татарстан сәламәтлек саклау...

Соңгы вакытта районга югары дәрәҗәдәге кунаклар килеп кенә тора. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов та булып китте бездә, Дәүләт торак фонды җитәкчесе дә, министрлар, төрле ведомство җитәкчеләрен дә кабул иттек. Ник дисәң, сәбәбе күңелле - атна саен диярлек төзелеп я ремонтланып беткән объектлар куллануга тапшырыла бит.

Үткән җомгада Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафинның визиты шулай ук барлык әлкилеләр өчен мөһим вакыйга белән бәйле булды - шактый озакка сузылган ремонттан соң район үзәк хастаханәсе поликлиникасы һәм аңа кушып салынган балалар консультациясе ачылды. Поликлиника белгечләрен хастаханәнең башка бүлекләреннән эзләп йөрү бик җайсыз иде, түздек. Инде хәзер төзекләндерелгәннән соң нык үзгәргән, иркенәеп, яктырып киткән поликлиникада барысы да янәшә, кул астында гына.

Яңартылган бинаны ачу тантанасын район башлыгы Александр Никошин ачып җибәрде. Үзенең бик тә канәгать булуын яшермәде ул:

-Күптән көттек бу вакыйганы. Шәп килеп чыкты бит! Бинага янкорма төзеп, ремонтлап кына калмадык, аны өр-яңадан җиһазладык, төрле җайланмалар белән баеттык. Зур эш эшләнде, һәм моның өчен республика Президенты Рөстәм Миңнехановка, сәламәтлек саклау министры Адель Вафинга зур рәхмәт әйтәсем килә,-диде ул. Аннары республика программалары ярдәмендә төзелгән, ремонтланган башка объектларны, ФАПлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар - санап китте.

Адель Вафин сүзен коллегалары - үзәк хастаханәнең медицина хезмәткәрләре өчен шат булуыннан башлады.

-2012 елда Президентыбыз халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең башлангыч звеносын үстерү инициативасы белән чыкты. Моның өчен махсус программалар кабул ителде. Һәм кыска гына вакыт эчендә Татарстанда 350 модульле ФАП төзелде, 400 дән артыгы ремонтланды, 95 табиблык амбулаторисе, 17 участок хастаханәсе яңартылды. Зур күләмле эш! Һәм ул дәвам итә. Әмма моның белән генә чикләнергә ярамый. Сез, табиблар, шәфкать туташлары, халыкка иң якын хезмәткәрләр, аның сәламәтлеген чын-чынлап кайгыртырга һәм кешеләрнең үзләрен дә сәламәтлекләрен саклап яшәргә өйрәтергә тиешсез. Ә поликлиника пациентларга дустанә булсын, авыру үз участок табибына рәхәтләнеп барырга тиеш. Моның өчен табиб белән пациент арасындагы мөнәсәбәтләрне яңартып корырга кирәк безгә,-диде ул. Аның бу сүзләре күңелгә май булып ятты, чөнки сер түгел, поликлиникага килеп тә үзеңә кирәкле белгечкә эләгә алмау, озак-озак чиратларда тору кебек күңелсезлекләргә дә юлыгабыз бит кайчак. Соңгысы ягъни чиратлар булдырмау турында да әйтергә онытмады министр - поликлиника фойесындагы информатиканың ничек эшләвен тикшереп, авыруларны бары электрон алдан язылып кую буенча гына кабул итегез, дип киңәш бирде.

Яңартылган поликлиника белән медицина хезмәткәрләрен, әлкилеләрне табигать байлыклары өстеннән күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина, табиб Петр Голованов тәбрикләгәч, ишектәге зәңгәр тасма киселде. Кунаклар башта балалар консультациясен, аннары поликлиниканы ашыкмый гына, һәр бүлмәне карап чыктылар, кадрлар белән тәэмин ителү, кайда нинди җиһаз эшләячәк, нәрсәнең җитешмәве белән кызыксындылар. Министр табибларның белемен арттыру, аларга квалификация категориясен күтәрү мөмкинлеге бирү турында әйтергә дә онытмады.

Инде яңартылган турында берничә сүз: биредә 5 терапевт авыруларны кабул итәчәк, хирург, травматолог, окулист, психиатр, оториноларинголог, нарколог, невролог, дерматовенеролог кебек белгечләр эшләячәк. Тешләре сызлап интегүчеләрне 4 стоматология кабинетында дәвалаячаклар. Физиотерапияне дә биредә үтеп булачак, кабинет яңартылган, җиһаз-җайланмалар белән баетылган. Поликлиникада аптекага да урын табылган. Чиратың җиткәнне телевизор куелган уңайлы почмакта көтәргә була… Гомумән, поликлиника уңайлы, якты, хәтта стеналары үз урынында калса да, зураеп киткәндәй тоела. Министр кушканча аны "Дустанә поликлиника" итү өчен бөтен шартлар да бар, табиблар да җитәрлек. Нәни пациентларны - балаларны аерым урында кабул итү мөмкинлеге бик мөһим.

Шулай итеп, быел районда барыбыз өчен дә кирәкле әллә ничә объект төзелеп һәм ремонтланып куллануга тапшырылды. Алар әлкилеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга, яшьләребезне үзебездә калдыруга һәм Әлки ягын икътисадый үстерүгә нигез һәм этәргеч булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев