Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл һәлакәтендә 6нчы сыйныфны тәмамлаган кыз баланың гомере өзелгән. ФОТО

Юл-транспорт һәлакәте кичә, 31 майда, кичен - 15:50 сәгатьтә Ашытбаш - Шушмабаш - Карадуган юлында булган.

Арча районында Renault Duster машинасы юл читенә төшеп каплану аркасында кыз баланың - Арча бишенче гимназиясенең 6 сыйныфын тәмамлаган Айсылу Лотфуллинаның гомере өзелгән. Кыз әле 26 апрельдә генә туган көне уңаеннан күпсанлы котлаулар кабул итеп алган.

Беренчел фаразлар буенча, аяныч хәл машинаның югары тизлектә хәрәкәт итүе аркасында килеп чыккан - 33 яшьлек хатын-кыз йөртүче куркынычсыз тизлек режимын арттыра, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм юл читенә каплана.

Һәлакәт аркасында 3 кеше җәрәхәт алып, хастаханәгә озатылуы хакында әйтелә. Алар - машина йөртүче әни кеше, аның 2 һәм 4 яшьлек балалары. Балаларның хәле авыр, диелә. ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, әлеге йөртүченең тизлек арттырганы өчен административ җаваплылыкка тартылганы булган инде.

http://www.kukmor-rt.ru/tt/hbrl/item/20376-yul-%D2%BB%D3%99lak%D3%99tend%D3%99-6nchyi-syiynyifnyi-t%D3%99mamlagan-kyiz-balanyi%D2%A3-gomere-%D3%A9zelg%D3%99n.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев