Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында приютта тәрбияләнүче кызга Россия гражданлыгы алу өчен райондашлары 47 мең сум акча җыйган

Салман балалар сыендыру йортында тәрбияләнүче кызга кыска гына вакыт эчендә 47 мең сум акчалата ярдәм җыелган. Әниләре белән Үзбәкстаннан күчеп кайткан бу кыз 11 сыйныфта укый. Әмма ул мәктәптә ирекле белем алучы санала, аны укучылар исемлегенә кертеп булмый. Чөнки кыз Россия гражданы түгел, паспорты да юк. Мәскәүгә барып гражданлык алу...

Салман балалар сыендыру йортында тәрбияләнүче кызга кыска гына вакыт эчендә 47 мең сум акчалата ярдәм җыелган.

Әниләре белән Үзбәкстаннан күчеп кайткан бу кыз 11 сыйныфта укый. Әмма ул мәктәптә ирекле белем алучы санала, аны укучылар исемлегенә кертеп булмый. Чөнки кыз Россия гражданы түгел, паспорты да юк. Мәскәүгә барып гражданлык алу өчен аңа 65 мең сум күләмендә акчалата ярдәм кирәк. Кызның гаиләсе бу сумманы туплый алмый. Балалар сыендыру йорты җитәкчелеге әлеге акчаны җыюда булышуны сорап район оешма-предприятиеләренә мөрәҗәгать итте. Игелекле кешеләр ярдәме белән 47 мең сум акча тупланган. Тиздән калган өлешен дә җыеп, укуда зур өлгерлек күрсәтүче кызга Россия паспорты алуда ярдәм итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев