Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Игътибар, балалар!” акциясе үткәрелә

15 августтан 15 сентябрьгә кадәр районда "Игътибар, балалар!" операциясе үткәрелә. Әлеге акция балаларның юлларда имгәнүен булдырмау максатында оештырыла. Яңа уку елы башлануга барлык мәктәпләрдә укучылар һәм ата-аналар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмәләр, җыелышлар уздырылачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балаларга карата игътибарлырак булмакчы. Кагыйдәләрне беренче мәртәбә...

15 августтан 15 сентябрьгә кадәр районда "Игътибар, балалар!" операциясе үткәрелә.

Әлеге акция балаларның юлларда имгәнүен булдырмау максатында оештырыла. Яңа уку елы башлануга барлык мәктәпләрдә укучылар һәм ата-аналар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмәләр, җыелышлар уздырылачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балаларга карата игътибарлырак булмакчы. Кагыйдәләрне беренче мәртәбә бозган очракта 16 яшькә кадәрге балага карата "Тукта, тормышыңа куркыныч яный!" дигән карточка тутырыла. Кабат кагыйдәне үтәмәсә - ата-аналарга карата беркетмә төзелә, 500 сум штраф салына. Ә алга таба юлда үзен тота белмәгән баланы балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә исәпкә куячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев