Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Намаз һәм вәгазьләр–татарча гына

Республикабыз мәчетләрендә хәзер җомга намазлары татар телендә генә булачак. Татарстан Диния нәзарәтенең чираттагы пленумында шундый карар кабул ителде. "Татарстаныбызда вәгазьләр татарча гына булырга тиеш. Татарча белмәүче мөселманнар өчен мәчетләр каршында татар теле курслары оештырылачак",-ди республика мөфтие Камил Сәмигуллин. "Мин Диния нәзарәтенең бу карарын бик хуплыйм,-дип үз фикерен җиткерде безгә район...

Республикабыз мәчетләрендә хәзер җомга намазлары татар телендә генә булачак.

Татарстан Диния нәзарәтенең чираттагы пленумында шундый карар кабул ителде. "Татарстаныбызда вәгазьләр татарча гына булырга тиеш. Татарча белмәүче мөселманнар өчен мәчетләр каршында татар теле курслары оештырылачак",-ди республика мөфтие Камил Сәмигуллин.

"Мин Диния нәзарәтенең бу карарын бик хуплыйм,-дип үз фикерен җиткерде безгә район имам-мөхтәсибе Ислам хәзрәт Шәйхетдинов. -Хәер, бездә мондый проблема торганы да юк. Районыбыздагы 30 мәчетнең һәркайсында намазлар да, вәгазьләр дә татар телендә генә үткәрелә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев