Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укытучыларының август киңәшмәләре ай ахырына билгеләнде

Район укытучыларының август киңәшмәләре төрле секцияләрдә 16 августта башланып, 26 августта пленар утырыш белән төгәлләнәчәк. Ә республика укытучылары бу көннәрдә мәктәп укытучыларының VII фестиваленә җыелды. Безнең районнан анда Чуаш Борнае мәктәбе укытучылары Мария Еликова, Светлана Ерусланова һәм Евгения Еликова катнаша. Алар мастер-класслар алалар, укыту-тәрбия эшенең яңа технологияләрен өйрәнәләр, тәҗрибә уртаклашалар....

Район укытучыларының август киңәшмәләре төрле секцияләрдә 16 августта башланып, 26 августта пленар утырыш белән төгәлләнәчәк.

Ә республика укытучылары бу көннәрдә мәктәп укытучыларының VII фестиваленә җыелды. Безнең районнан анда Чуаш Борнае мәктәбе укытучылары Мария Еликова, Светлана Ерусланова һәм Евгения Еликова катнаша. Алар мастер-класслар алалар, укыту-тәрбия эшенең яңа технологияләрен өйрәнәләр, тәҗрибә уртаклашалар.

16 августта Инополиста яшь укытучылар форумы булачак. Форумга безнең районнан быел гына Казан федераль университетын тәмамлап, районга эшкә кайткан башлангыч сыйныф укытучылары Лариса Балакирева белән Юлия Астафьеваны җибәрәләр. Мәктәп директорлары, остаз укытучылар шулай ук Инополиста җыелып, алдынгы укыту методикасы, башкалар тәҗрибәсе белән танышачак, республика мәгариф системасы каршына куелган бурычларны үтәү юлларын өйрәнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев