Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айрат Хәйруллин: «Иң мөһиме – икмәкне югалтуларсыз җыеп алу»

6 августта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай, Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды. Аны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин озата йөрде. «Икмәккә бәяләр сакланып калырга тиеш» Дәүләт Думасында авыл...

6 августта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай, Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды. Аны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин озата йөрде.
«Икмәккә бәяләр сакланып калырга тиеш»
Дәүләт Думасында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең мәнфәгатьләрен чагылдыручы аграрий буларак, Айрат Нәҗипович «Актай» агрофирмасы кырларында үскән язгы бодай башакларын шәхсән үзе карады.
- Бөртекләр тулышкан, клейковинасы шәп, пыяласыманлыгы күренә, - Айрат Хәйруллинның тәҗрибәле күзе бер генә детальне дә күз уңыннан ычкындырмый. - Быелгы ел, әйтергә кирәк, уңышлы килде. Бөртекләр тулу чорында корылык та булмаган булса, уңыш рекордлы булыр иде. Хәзер иң мөһиме - уңышны югалтуларсыз җыеп алу. Ашлыкны сатып алу бәяләренең узган елгы дәрәҗәдә калуы да бик әһәмиятле - ул чакта һәркем табышта калачак.
«Ашыкмагыз, ашлыкны арзаннан сатмагыз»
Нурлат районы кырларындагы вазгыятьне Рөстәм Миңнеханов «Южная» Агрофирмасы» ҖЧҖ кырында комбайнчылар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән булган очрашуда тикшерде.
Айрат Нәҗипович авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ашлыкны сату белән ашыкмаска киңәш бирде:
- Бүген бодайга бәяләр төште, алыпсатарлар 8,5-9 мең сум тәкъдим итә, - диде ул. - Ризалаша күрмәгез, аннан соң азык-төлек бодаена бәяләр үсәчәк, тоннасына якынча 11-12 мең сум булачак. «Рацин» һәм «Татагролизинг» каршындагы бурычларны түләргә кирәк. Республика көненә кадәр җир пайлары буенча түләп бетерү мөһим, барысына да тиешле ашлыкны таратырга кирәк, кешеләрнең күңелләре күтәрелсен.
«Акча була икән -муллык та булачак»
Чирмешән районында Рөстәм Миңнеханов, Марат Әхмәтов, Айрат Хәйруллан һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җирле хуҗалыкларга караган кырларны өстән - һавадан карадылар.Чирмешән авылына якын кырларның берсендә алар игенчеләр белән очраштылар һәм урып-җыю барышын тикшерделәр.
Айрат Хәйруллин Чирмешән районының куәтле потенциалга ия булуына басым ясады:
- Авыл хуҗалыгы өлкәсендә район әкренләп алга атлый, - дип билгеләп үтте ул. - Быел гектардан алынган акча кереме узган елдагыга караганда 40%ка күбрәк булыр дип уйлыйм. Республика икенче ел авыл хезмәтчәннәренә ярдәм итә - яхшы сатып алу бәяләре плюс һәр тапшырылган тоннага 1,5 мең сумлык ашлама бирә. Бу уҗымнарны чәчүне уңышлы башкарырга һәм киләсе елда мул уңышка өметләнергә мөмкинлек бирә. Акчалар була икән - хезмәт хаклары да, муллык та булачак, халык та канәгать калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев