Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балның организмга файдасы бик зур

Бал – сәламәтлек элексиры

Аллергия булмаган очракта һәм табиблар зыянлы дип санамаганда, бал кеше организмына бик файдалы, ул гомерне озынайта, тәнне сихәтләндерә, дип санала. Белгечләр түбәндәгеләрне раслый:
1.    Йоклап китәргә ярдәм итә. Бал тынычландыру үзлегенә ия. Кичен 1 аш кашыгы бал белән бер стакан ромашка чәе эчсәгез, аеруча яхшы йокларсыз.
2.     Организмдагы майларны яндыра. Соңгы тикшеренүләрдән даими рәвештә бал кулланучы кешеләрнең артык килограммнардан арынуын күренгән. Моның өчен шикәр урынына балны даими кулланырга кирәк.
3.    Бавыр өчен файдалы. Әлеге әгъзаны савыктыру өчен, балны кабак суына болгатып эчәргә кирәк икән.
4.    Иммунитет ныгый. Бал ул – витаминнар һәм микроэлементлар чыганагы. Әлеге татлы ризык болгатылган сарымсак төнәтмәсе – менә дигән дәвалау үзлегенә ия.
5.    Балда гади шикәрләр – глюкоза һәм фруктоза өстенлек итә. Алар ашкайнату системасында турыдан-туры канга сеңә һәм анда энергиягә әйләнә. 
6.    Бал ашказаны эшчәнлеген җайга сала, шулай ук матдәләр алмашын яхшырта. 
7.     Кан әйләнеше системасына уңай йогынты ясый. Яшел чәй кебек үк, ул кан тамырын киңәйтә, кан әйләнешен җайга сала һәм кан басымын төшерә. Организмны ныгыта һәм табигый антибиотик булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев